2019 елның 25-27 мартында Санкт-Петербург шәһәрендә Россия Федерациясе регионнарының ВИЧ-йогыш буенча белгечләре-экспертлары өчен ВИЧ-йогыш булганда дәвалау һәм карау мәсьәләләре буенча семинар узачак. Семинарны оештыручылар – Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы белән хезмәттәшлектә РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы.
Татарстан Республикасын Республика СПИД үзәгенең медицина өлеше буенча баш табиб урынбасары Фирая Нәгыймова һәм баш табиб урынбасары, Яр Чаллы шәһ. филиалы җитәкчесе Айдар Бешимов тәкъдим итәчәкләр.