Иннополиста яшәүче хатын кызлар 1нче номерлы Бала табу йортында булдылар

2019 елның 26 марты, сишәмбе

2018 елның декабрендә Казан шәһәренең 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсе көче белән Иннополис шәһ. медицина кураторлыгын оештыру буенча зур эш башланды. ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков өстенлекле юнәлешләрнең берсе итеп шәһәрдә яшәүче хатын-кызларга сыйфатлы һәм һәркем алырлык акушер-гинекологик ярдәм күрсәтүне билгеләде.

Бүгенге көндә Иннополиста 1200 гә якын хатын-кыз яши, шуларның 16сы – йөкле хатын-кызлар. Узган атнада 7нче номерлы ШКХнең 1нче номерлы Бала тудыру йорты хезмәткәрләре булачак әниләр белән очраштылар һәм клиниканың неонаталь хезмәтенең эшен тәкъдим иттеләр. Шул вакытта шәһәрдә яшәүче хатын-кызлар хастаханәдә булу шартлары белән танышырга теләк белдерделәр. Һәм инде бүген алар медицина учреждениесендә экскурсиядә булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International