ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында акушер-гинекологик ярдәм аудитының нәтиҗәләре буенча киңәшмә булды

2019 елның 19 апреле, җомга

ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыков Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының академик В. И. Кулаков исемендәге Акушерлык, гинекология һәм перинаталогиянең милли медицина тикшеренү үзәгенең экспертлары белән очрашты. Алар йөкле, бала табучы һәм яңа туган балаларга медицина ярдәмен күрсәтү тәртипләренә планлы аудит үткәрделәр. Делегация составына Акушерлык институты директоры, м. ф. д. Роман Шмаков, медицина ярдәмен һәм мәгълүмат сервисын оештыру хезмәте җитәкчесе, м. ф. к. Владимир Климов, клиник эш буенча мөдир, неонатолог, м. ф. к. Ирина Орловская, симуляцион-тренинг үзәге җитәкчесе Елизавета Хаматханова керде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International