26 апрельдә Казанда «Салихов укулары» узачак

2019 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

26 апрельдә Казанда Казан дәүләт медицина университетының госпиталь терапиясе кафедрасының 205 еллыгына багышланган «Салихов укулары» дигән Республика фәнни-гамәли конференциясе узачак. Бу – Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан соң Россиядә оештырылган өченче терапия кафедрасы.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, КДМУ, «Россия ревматологлары ассоциациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасы, В.А. Насонова исемендәге ревматология ФТИ чараны оештыручылар булып торалар.

Конференциядә катнашу өчен Россиядән һәм якын чит илләрдән 300дән артык белгеч чакырылган.

Уздыру урыны: Kazan Palace by Tasigo комплексы, «Кристалл» Холл конгрессы, Калинина ур., 3 йорт.

Башлана 9.00 сәгатьтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International