«Бигеш» аэропортында ГОА самолеты төште, аның бортында 168 кеше булган, бер пассажирда холера авыруына шик бар. Бүген мондый сценарий буенча һава транспорты бортында йогышлы авыру чыганагын локальләштерү һәм бетерү буенча тактик-махсус ведомствоара өйрәнүләр узды.
Укуларда сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев һәм ТР сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы Наталья Ивойлова актив катнаштылар.