Түбән Кама муниципаль районы 2019 елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча ТР сәламәтлек саклау рейтингында беренче урынны алды

2019 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

Рейтинг өч төп күрсәткеч – учреждениенең демографик, икътисади һәм эшчәнлеген исәпкә ала.

Узган ел учреждение эшчәнлегенең рейтинг күрсәткечләре буенча Түбән Кама районы 20 урында иде, хәзер ул беренче урынга чыкты. Биредә хәвеф-хәтәр төркемендә булган кешеләрне флюорография карап тикшерүләре белән колачлау, пациентларны табибларга электрон рәвештә языу, диспансерлаштыру һәм җиһазларны куллануның нәтиҗәлелеге исәпкә алынды. Шулай ук нигезле бер генә шикаять тә теркәлмәде.

Шулай ук Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсе сәламәтлек саклау өлкәсендә оешмалар тарафыннан хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатын бәйсез бәяләү нәтиҗәләре буенча алдынгы урыннарның берсен алып тора. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның мәҗбүри ачык отчётыннан билгеле булды. Республика территориясендә узган елның 1 гыйнварыннан 31 декабренә кадәр дәвам иткән тикшерү нәтиҗәләре буенча ТКҮРКПХ мөмкин булган 100 баллдан 96 балл җыйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International