Республика клиник хастаханәсенең диагностика һәм дәвалауның рентгенохирургия алымнары бүлеге мөдире Эльдар Макаримов В.Д.Середавин исемендәге Самара өлкә клиник хастаханәсе җирлегендә күчмә мастер-класс уздырды.
Мастер-класс вакытында гемодиализ һәм үзәк вена өчен кан тамырлары авыруларының өзлегүләрен эндоваскуляр дәвалау буенча 4 күрсәтмә операция үткәрелде.
Аннан башка Эльдар Шамил улы клиника хезмәткәрләре алдында телдән доклад белән чыгыш ясады. Кан тамырлары үтемлелеген өзлегүләре программа гемодиализында пациентларны госпитальләштерүнең төп сәбәбе булып тора.