«Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында Актаныш ҮРХ сырхауханәсендә гериатрия кабинеты ачылды

2019 елның 1 июле, дүшәмбе

Актаныш ҮРХ сырхауханәсендә район тарихында беренче тапкыр гериатрия кабинеты ачылды. Бүген табиб-гериатр Лилия Мөхәммәдиева һәм гериатрия кабинеты шәфкать туташы Алия Шәрипова беренче пациентларны кабул иттеләр.  Гериатрия кабинеты хастаханәдә «Өлкән буын гражданнарына системалы ярдәм итү һәм тормыш сыйфатын күтәрү программасын эшләп чыгару һәм тормышка ашыру» региональ проектының, «Демография» милли проектының чараларын тормышка ашыру һәм «гериатрия» профиле буенча медицина ярдәме системасын үстерү кысаларында барлыкка килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International