Республика медицина профилактикасы үзәгенең белгечләре «Заречье» БСЛена килеп киттеләр

2019 елның 19 июле, җомга

Бүген «Республика медицина профилактикасы үзәге» ДАССУнең белгечләре сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча пропаганда чараларын үткәрү өчен «Заречье» җәйге сәламәтләндерү лагерына килеп киттеләр.

Гигиеник тәрбия бүлеге табибы балаларга сәламәт яшәү рәвешенең төп постулатлары, сәламәт туклану, хәрәкәт активлыгының һәм позитив фикерләүнең файдасы турында сөйләде. Шулай ук җәйге вакытта балаларның җәйге травматизмын булдырмау максаты белән куркынычсыз итеп тәртип тотуларына басым ясалды.

Республика наркология диспансеры каршындагы «Гомуми эш» иҗтимагый оешмасы белгече кальян тарту, аз градуслы спиртлы эчемлекләр һәм психоактив матдәләр куллану кебек яшь буын арасында очраучы зарарлы гадәтләр темасын кагылып үтте. Яшьләр кызыксыну белән лекцияләр тыңладылар һәм актив катнаштылар.

Лагерьның медицина хезмәткәрләренә методик ярдәм күрсәтелде һәм җәйге чорда профилактик эшне оештыру буенча консультация үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International