Бөгелмә районының авыл кешеләре үзәк район күп профильле хастаханәсендә диспансерлаштыруны уза алачаклар.
Хастаханәгә пациентларны мобиль бригада китерәчәк. Мобиль бригада оештыру өчен автомобиль аз хәрәкәтләнүче гражданнарны йөртү өчен җайлаштырылган. Ул үз эшен 1 сентябрьдә «Демография» милли проектының» «өлкән буын» региональ проектын тормышка ашыру чикләрендә башлый.