Республика клиник офтальмология хастаханәсе «Глаукома» дигән пациент мәктәбе эшендә катнашырга чакыра. Мәктәпне глаукома кабинеты мөдире, югары категорияле табиб-офтальмолог, КДМА Офтальмология кафедрасы ассистенты, Россия глаукома җәмгыяте әгъзасы Зверева Ольга Германовна үткәрәчәк. Чарада катнашу глаукома профилактикасы буенча файдалы мәгълүмат алырга мөмкинлек бирәчәк.
Пациент мәктәбе 2019 елның 17 сентябрендә 15.00 сәгатьтә «ТР ССМ РКОХ» ДАССУдә түбәндәге адрес буенча узачак: Бутлеров ур., 14 йорт, Б корпусы, 5 кат (актлар залы).