Клиникага РФ МЭА президенты Айдар Шаһимәрданов җитәкчелегендә ТР Мөселманнары эшмәкәрләре ассоциациясе делегациясе килеп китте.
Визитның максаты: клиника белән танышу, клиникага һәм Роналд Макдоналд Йортына хәйрия ярдәме күрсәтү мәсьәләләрен хәл итү – балалар мәйданчыгын төзү һәм җиһазлау, ремонт ясау һәм җиһазлар сатып алу, Хәләл кафе челтәре белән бергә конкурслар уздыру мәсьәләләре, БРКХ территориясендә мәчет һәм чиркәү төзелеше турындагы мәсьәлә буенча фикер алышу.
Кунаклар учреждениедә хезмәтне оештыруны югары бәяләделәр, ә клиниканың һәм "йортның" кечкенә пациентлары бүләксез калмадылар.