Казан ярминкәсендә «Сәламәтлек индустриясе. Казан» махсуслаштырылган күргәзмәсе ачылды

2019 елның 9 октябре, чәршәмбе

2019 елның 9 октябреннән башлап 11 октябренә кадәр «Казан ярминкәсе» КҮ территориясендә «Сәламәтлек индустриясе. Казан» дигән 24нче махсуслаштырылган күргәзмә һәм «Эстетик медицина һәм косметология. Казан» дигән 1нче махсуслаштырылган күргәзмә ачылды. Сәламәтлек саклау һәм косметология белгечләренә медицина һәм косметология тармакларының соңгы казанышларын һәм үсеш тенденцияләрен күрсәтәчәкләр.

Күргәзмәне ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владислав Виниченко, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина һәм Психик сәламәтлекне саклау берлеге президенты Наталья Треушникова ачтылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International