14 октябрьдә Бөтендөнья тромбоз көне кысаларында канның оешучанлыгын түләүсез тикшерергә мөмкин булачак

2019 елның 11 октябре, җомга

«МНО көне» дигән масштаблы бөтенроссия социаль акциясе кысаларында канның оешучанлыгына түләүсез тикшерү узарга (МНО) һәм белгеч консультациясен алырга мөмкин булачак. Чара бөтен дөньяда 13 октябрьдә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья тромбоз көненә багышланган. Экспресс-диагностика өчен пунктлар Россиянең 17 дәвалау учреждениесендә, шул исәптән Казанда да, җәелдереләчәк. Акция Россия кардиология җәмгыяте һәм «ОРБИ» инсультларга каршы көрәш фонды ярдәмендә үткәрелә.

Казанда экспресс-диагностиканы 14 октябрьдә 09:00 сәгатьтән башлап 15:00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча узарга мөмкин: Вишневский ур., 2а, КФУ МСЧ сырхауханәсе, 4нче кат, 431нче кабинет.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International