БССО мәгълүматларына караганда, һәр унынчы олы кеше һәм һәр өченче бала грипп белән авырый, ә һәр җиденче авыручы җитди өзлегүләр ала. Дөнья һәм ил тәҗрибәсе күрсәткәнчә, грипп белән көрәшү буенча вакцинопрофилактика гриппны профилактикалауның югары нәтиҗәле һәм югары специфик ысул булып тора.
Вакытында вакцинация сәламәт кешеләр арасында грипп белән авыруны 90%ка кадәр булдырмый кала һәм пневмония, грипптан соң башка өзлегүләр аркасында госпитализацияләү ихтималын 70%ка кадәр киметә.