Түбән Кама районы башка шәһәрләрдән медицина белгечләрен нәрсә белән җәлеп итә?

2019 елның 1 ноябре, җомга

Быел Түбән Камага 31 табиб килде, шуларның 18 – яшь белгечләр. Сентябрь-октябрь айларында гына да безгә Чуашстаннан, Ижевсктан, Алабугадан, Казанан, Уфадан, Магнитогорсктан, Саратовтан һәм Биектаудан 12 табиб килде.

Соңгы өч елда Түбән Камага барлыгы 165 табиб килде, шуларның 98 – яшь белгечләр (2016 елда – 50 кеше, 2017 елда – 64 кеше, 2018 елда – 51 кеше).  2012 һәм 2018 елларда гамәлдә булган «Земский доктор» һәм «Земский фельдшер» программалары буенча 12 табиб һәм 2 фельдшер бердәм компенсация алдылар. ТР Хөкүмәте программасы буенча 2014 елдан башлап 80 табиб грантлар алды.

Шәһәр һәм районның дәвалау учреждениеләре мохтаҗ булган белгечлекләр буенча, башкарма комитет белән бергә финанслашу программасы гамәлдә. Ул табибларны клиник ординатурада укыту өчен каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International