Түбән Каманың ТИҮС (территориаль иҗтимагый үзидарә советлары) рәисләре Сәламәтлек үзәгендә булдылар

2019 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

ТКҮРКПХнең Сәламәтлек үзәгендә территориаль иҗтимагый үзидарә советлары рәисләре өчен экскурсия булды. 1нче номерлы сырхауханә мөдире Розалия Хәйруллина Түбән Кама активын Сәламәтлек үзәге белән таныштырды. Рәисләргә Үзәк белгечләре эшли торган уникаль җиһазлар турында сөйләделәр һәм очрашуга килгән барлык кешеләрне җентекләп тикшерделәр.

Үз сәламәтлегеңне тикшерү – ТИҮС рәисләренең бердәнбер максаты түгел. Үзәк белән танышкан вакытта алар игътибар белән тыңладылар һәм барысын да истә калдырдырырга тырыштылар. Төп бурыч – алган мәгълүмат һәм хис-кичерешләр белән үз микрорайоннарында яшәүчеләр белән уртаклашу. Күп кенә түбәнкамалылар әлегә кадәр 1нче номерлы сырхауханәдә (Менделеевск ур., 46) «Сәламәтлек үзәге» эшләвен белми. Биредә уникаль тикшеренүне 18 яшьтән башлап, түләүсез узып була. 30 минут эчендә тәҗрибәле белгечләр максималь төгәллек белән сезнең тән массасы индексын, күзәнәктән тыш һәм күзәнәк эчендәге суның, мускул һәм май тукымасының процент нисбәтен билгеләячәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International