ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында дәүләт хезмәткәрләренең хезмәт тәртибе таләпләрен үтәү буенча комиссия утырышы узды

2019 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

Дәүләт хезмәткәрләренең хезмәт тәртибе таләпләрен үтәү буенча комиссия утырышы ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында узды.

Киңәшмәне ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Айрат Гарипов үткәрде. Утырышта катнашучылар Коррупциягә каршы программа чараларын гамәлгә ашыру һәм ведомствода коррупциягә каршы законнарны үтәү турында фикер алыштылар.

Комиссия составына иҗтимагый оешманың, профсоюз оешмасының, ТР Президенты Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсенең вәкилләре кертелде.

Моннан тыш, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы карамыгандагы Иҗтимагый совет эшли, аның бурычларына җәмгыятьтә коррупцион тәртипкә карата түземсезлек формалаштыру кертелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International