Казанда КДМА анестезиология һәм реаниматология кафедрасының 50 еллыгына багышланган «Хәзерге заман этабында анестезиологиянең һәм реаниматологиянең көнүзәк мәсьәләләре» дигән III Идел буе фәнни-гамәли анестезиолог-реаниматологлар конференциясе булды.
Чара кысаларында кафедра утырышы узды. Конференция эшендә Республика клиник хастаханәсенең анестезиолог-реаниматологлары һәм чиктәш белгечлекләренең табиблары катнаштылар. Очрашуның модераторы – медицина фәннәре докторы, профессор, РКХнең анестезиология һәм реанимация клиникасы шефы Баялиева Айнагөл Жолдошевна.