Татарстан гриппка каршы яңа вакцина алды

2019 елның 15 ноябре, җомга

Татарстанга өлкән кешеләр өчен Ультрикс Квадри дигән гриппка каршы 4 штаммнан саклый торган дүртвалентлы инактивлаштырылган бүлендерелгән вакцина килде. Барлыгы республиканың медицина оешмалары 73 000 доза яңа вакцина алдылар.

Бу беренче илебездә җитештерелгән дүртвалентлы вакцина А (H1N1) тибындагы, A (H3N2) тибындагы, В (Yamagata линиясе) тибындагы, В (Victoria линиясе) тибындагы антигеннарын үз эченә ала, алар А һәм В тибындагы гриппка каршы югары специфик иммунитетны формалаштыралар. Вакцинациядән соң антитәнчекләр 8-12 көннән соң барлыкка киләләр, иммунитет 12 айга кадәр саклана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International