2019 елның 22 ноябрендә Татарстан Республикасы башкаласында беренче тапкыр Бөтенроссия «Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән пациентларны амбулатор алып баруның актуаль мәсьәләләре» конгрессы узачак.
Конгрессны оештыручылар – «Н.А. Семашко исемендәге Иҗтимагый сәламәтлекнең милли фәнни-тикшеренү институты» ФДБФУ, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы, Татарстан Республикасының Фарммедполисы һәм Казан дәүләт медицина университеты. Конгресс Россия Федерациясенең Сәламәтлек саклау министрлыгы катнашуында үткәрелә.
Конгресс чикләрендә Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан үзебезнең медицина эшләнмәләре җитештерүчеләр экспозициясе оештырылачак.
Конгресста катнашу түләүсез. Теркәлү узарга һәм Конгресс турында тулырак мәгълүмат белән Сез рәсми сайтта: www.kazancardio.ru таныша аласыз.