Бу көннәрдә Мәскәүдә медицина хезмәтләрен экспортлау буенча Милли конгресс уза

2019 елның 6 декабре, җомга

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы делегациясен махсус программаларны һәм проектларны эшләп чыгару һәм тормышка ашыру бүлеге башлыгы Эльза Мәрдәнова җитәкли. Форумда БРКХ үсеш буенча баш табиб урынбасары Алла Гомәрова тарафыннан тәкъдим ителде.

Бу көннәрдә Алла Гомәр кызы, БРКХнең конкурентлы мөмкинлекләрен тәкъдим итеп, туристик оешмалар вәкилләре белән тыгыз эшләячәк.

Исегезгә төшерәбез, 2019 ел эчендә, медицина туризмы «фронтында» актив эшләү нәтиҗәсендә, безнең клиникада чит илдән 50дән артык бала медицина ярдәме алды.

Татарстан сәламәтлек саклавын республиканың иң эре клиникалары тәкъдим итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International