Сигезенче ел рәттән ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, Федераль кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча хезмәтнең ТР буенча Идарәсе һәм «Таттехмедфарм» ДУП белән берлектә Казан дәүләт медицина университеты «Ак халатлы фәрештәләр» дигән масштаблы һөнәри юнәлеш бирүче чара үткәрә.
Алдагы елларда Фестивальне уздыру тәҗрибәсе Казан ДМУны тәмамлаучыларына һәм потенциаль абитуриентларына әлеге чараның кирәклеген күрсәтте. Ел саен фестиваль кысаларында бик күп кызыклы чаралар уза, аларга 3,5 меңнән дә ким булмаган кеше йөри.