БРКХдә "Сәламәтлек саклау" илкүләм проекты кысаларында медицина оешмасының яңа моделе турында фикер алыштылар

2020 елның 5 феврале, чәршәмбе

Бүген БРКХнең «Азино» эре сырхауханәсендә «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының «Беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү» федераль проекты кысаларында «Беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүче медицина оешмасының яңа моделен» булдыру һәм тиражлау мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.

Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре, беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне оештыруның региональ үзәге вәкилләре һәм шәһәрнең медицина учреждениеләренең җитәкчеләре катнаштылар. Клиника җитәкчелеге кунаклар өчен учреждение буенча таныштыру экскурсиясе үткәрде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International