Яр Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәге җирлегендә сабыйлар арасында үлем-китем очракларын профилактикалау буенча эш утырышы узды. Утырыш эшендә ТР ССМ Яр Чаллы шәһәре буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Александр Николаев, дәвалау-профилактика учреждениеләренең җитәкчеләре, шәһәрнең хатын-кызлар консультацияләренең мөдирләре, акушер-гинекологлар катнаштылар.
Утырышны КБМҮнең баш табибы Тимур Мөбарәкшин ачты. Ул билгеләп үткәнчә, әлеге чара даими рәвештә булачак һәм яңа туган балаларга медицина ярдәмен камилләштерү һәм перинаталь югалтуларны профилактикалау максатларында үткәрелә.