Норлат районында йомгаклау медицина советы узды

2020 елның 18 феврале, сишәмбе

Норлатта Норлат муниципаль районы һәм Норлат шәһәре башлыгы урынбасары И.Р. Әхмәтҗанов катнашында йомгаклау медицина советы булды. Утырыш барышында Норлат муниципаль районының 2019 эчендә сәламәтлек саклау учреждениеләре эшчәнлегенә йомгаклар ясалды һәм 2020 елга эш өчен приоритетлар билгеләнде.

«Норлат ҮРХ» ДАССУнең баш табибы Айдар Сәгъдиев 2019 ел эчендә Норлат муниципаль районының сәламәтлек саклау учреждениеләре эшчәнлеге һәм 2020 елга бурычлары турында төп доклад белән чыгыш ясады. 2019 елда «Норлат ҮРХ» ДАССУнең эшчәнлеге «Сәламәтлек саклау» федераль илкүләм проектын тормышка ашыруга юнәлтелгән төп бурычларны хәл итүгә юнәлдерелгән иде.

2019 елда гомуми үлүчеләр саны, 2018 ел белән чагыштырганда, 7%ка кимегән (ТР буенча 11,0). 709 кеше вафат булган, 2018 елга караганда 66 кешегә кимрәк (2018 елда 775 кеше вафат булган). Мондый күрсәткечләргә, шул исәптән «РКДҮ» ДАССУ администрациясе ярдәме белән дә ирешелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International