МАРКИРОВКА МС

2020 елның 3 марты, сишәмбе

"Дару чаралары әйләнеше турында" Федераль законга үзгәрешләр кертү турында" 2017 елның 28 декабрендәге № 425-ФЗ Федераль законга туры китереп, барлык дару препаратларын маркировкалау 2020 елның 1 июленнән башлап мәҗбүри булачак, ә дару препаратларын маркировкасыз эш итү тыелачак.

Җитештерүчедән ахыргы кулланучыга кадәр дару препаратларын маркировкалауны һәм аларның хәрәкәтен мониторинглауны мәгълүмати тәэмин итү функциясе ДПХМ Компоненты белән (дару препаратлары хәрәкәтен мониторинглау) «Маркировка» МС составында тормышка ашырыла. ДПХМ системасына җитештерүчеләр, дару препаратларын күпләп сату оешмалары,  дару препаратлары әйләнешендә катнашучы даруханә һәм медицина оешмалары кушылырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International