2020 елда «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты ярдәмендә Татарстанда санавиация очышларының санын арттырачаклар

2020 елның 24 марты, сишәмбе

Бу ел эчендә Татарстанда санавиация вертолетларының очыш санын 160ка кадәр арттырырга планлаштыралар. Бу «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты ярдәмендә мөмкин булды. Бу хакта РКХ каршындагы Республика һәлакәтләр медицинасы үзәге җитәкчесе Марина Воронцова сөйләде.

Чагыштыру өчен, 2019 елда табиблар пациентларны эвакуацияләүгә 150 тапкыр чыктылар.

Пациентларны ашыгыч рәвештә транспортировкалауны илдә җитештерелгән «АНСАТ» вертолетында медицина модуле булган һәм махсус реанимобильләрдә оештырачаклар.

Ел саен Казан клиникаларына реанимобильләр белән генә дә Татарстанның төрле почмакларыннан 600дән артык пациент китерелә. Ел саен РФ территориясендә дә медицина эвакуацияләренең саны арта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International