Табиб-оториноларинголог Вагыйз Самат улы Сәйфуллин «Туган авылым Иштирәк» дип аталган китап язган. Китап табибның кече Ватаны тарихына багышланган һәм Иштирәк авылында яшәгән, аны төзегән һәм үстергән кешеләрне сурәтли.
Вәгыйз Самат улы башта үзе укыган авыл мәктәбе турында китап язарга ниятләве турында сөйләде. Әмма элеккеге укытучысы авторга туган авылы турында китап язарга киңәш иткән. Вәгыйз Самат улы бу эшкә энтузиазм белән керешкән. Китапны табиб ике ел дәвамында язган. Бу катлаулы туган якны өйрәнү эшендә аңа Казан архивы хезмәткәрләре ярдәм иткән, аларның кайберләре Вәгыйз Самат улының якташлары булып чыккан.