ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин дәүләт-хосусый партнерлык чикләрендә «БАРСМЕД» диагностик үзәге белән 18нче номерлы Үзәк шәһәр клиник хастаханәсе җирлегендә ачылган яңа магнит-резонанс томографиясе кабинетын карап чыкты.
Бүген Чистай үзәк район хастаханәсе территориясендә кан тапшыру буенча акция булды. Анда шәһәр һәм район халкы катнашты. Битараф булмаган кешеләр күп булды – пациентларның гомерләрен коткару өчен донорлар 22 литрдан артык кан тапшырдылар. Кан тапшыруда катнашканнар арасында – мактаулы донорлар, хастаханәнең һәм мәдәният үзәгенең хезмәткәрләре.
«Татнефть» ПАҖ һәм Әлмәт шәһ. Медсанчастендә медхезмәткәрләр балалары арасында балалар рәсемнәре конкурсы узды. Балалар «Табиб/шәфкать туташы булырга хыялланам» һәм «Ата-аналарның һөнәре балалар күзләре белән» темаларына күп эшләр җибәрделәр.