ЯҢАЛЫКЛАР


12
август, 2017 ел
шимбә

Бүген Казанда Республика клиник офтальмология хастаханәсе белгечләре катнашуы белән корпоратив мәдәниятне формалаштыру буенча стратегик конференция узды. Тәҗрибәле тренерлар – доцент Татьяна Савельева һәм  персонал белән идарә итү буенча белгеч  Анастасия Камашева җитәкчелегендә табиблар-офтальмологлар корпоратив мәдәниятне төзү, команда оештыру, медицина ярдәмен күрсәтүнең пациентка юнәлдерелгән системасы һәм оешма имиджын формалаштыру мәсьәләләрен карап тикшерделәр.

Бүген Түбән Кама районында, Красный ключ поселогыннан ерак түгел, ЮТҺ булды. Ике җиңел автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә 4 кеше зыян күрде. Ике зыян күргән кеше уртача авыр хәлдә Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсенә китерелде. Ике зыян күргән кеше җиңел җәрәхәт алганнар. ЮТҺ урынына Түбән Кама ашыгыч медицина ярдәменең табиблар бригадасы чыкты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International