ЯҢАЛЫКЛАР


14
август, 2017 ел
дүшәмбе

Татарстанда гражданнарны гриппка каршы вакциналау башланды. Моның турында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының иммунопрофилактика буенча баш штаттан тыш белгече Дмитрий Лопушов хәбәр итте. Аның сүзләре буенча, 2017 ел эчендә Татарстанда 1,5 млн артык кешегә прививка ясарга планлаштырыла.

2017 елның 17-18 августында Иннополис шәһәрендә Медицинадагы яшь галимнәрнең «RE:Search» дигән II Халыкара конгрессы узачак. Бу фәнни-белем бирү чарасы. Аның максаты – сәламәтлек саклавында инновацион продуктларны эшкәртү өлкәсендә мәгълүматлар белән алмашу, яшь галимнәр-медиклар өчен россия һәм халыкара грантлы программаларын тәкъдим итү, шулай ук фәнни эшләр һәм инновацион эшкәртүләр конкурсының финалы чикләрендә яшь табиблар проектларын яклау.

Түбән Кама медицина хезмәткәрләре узган якшәмбедә «Яшел фитнес» социаль-спорт хәрәкәтендә катнаштылар. Чара «Гаилә» шәһәр паркында узды. Түбән Кама сырхауханәләренең һәм хастаханәләренең баш табиблары, аларның урынбасарлары һәм хезмәткәрләре үзенең шәхси үрнәге белән халыкка спорт белән шөгыльләнү һәм сәламәт яшәү рәвешен алып бару турында искәрттеләр.

Әлмәттә маштаблы итеп Физкультурник көнен билгеләделәр. Шушы датага туры китерелгән төп күңел ачу чаралары, төрле ярышлар һәм бәйгеләр шәһәрнең өч мәйданчыгында оештырылдылар: шәһәр пляжында, стадионда һәм Татарстан нефтенең 60-еллыгы исемендәге паркында.

2017 елның 7 августыннан башлап 13 августына кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 7241 чакыру керде.  Җәмәгать урыннарына 1362 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 5454– төрле авыруларга, шул санда 177 инсультка һәм 55 инфаркта туры килде.

«Мәктәпкә җыелырга ярдәм ит» акциясен уздыру чикләрендә Чирмешнән районында, Чирмешән үзәк район хастаханәсенең медиклары акциядә катнашучыларның кан басымын үлчәделәр, йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау мәсьәләсе буенча,  артериаль басымын киметү һәм тикшерү буенча консультацияләр бирделәр. Шулай ук бөтен акциянең катнашучыларына үз-үзеңне тикшерү дәфтәрләрен һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау буенча буклетлар тараттылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International