ЯҢАЛЫКЛАР


1
ноябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Инсультны прфилактикалау буенча мастер-класслар һәм белем бирү лекцияләре бүген Казанда узды.

2 ноябрьдә Казанда «Педиатрик реабилитацияләү – Казан 2017» дигән VI Региональ Идел буе фәнни-гамәли конференция ачылачак. Конференциядә үзәк нерв системасының көчле зарарлануларыннан соң баланы яхшы сыйфатлы тормышка кайтару буенча хәзерге заман мөмкинлекләрен карап тикшерәчәкләр, аякка бастыру дәвалауның һәм инвалидлаштыручы хәлләр белән көрәшүнең яңа методикаларын тәкъдим итәчәкләр.

Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәгендә «Сәламәтлек саклау өлкәсендә идарә итүнең хәзерге заман технологияләре» дигән тренинг-семинар булачак. Татарстан медицина оешмаларының җитәкчеләре һәм белгечләре пациентка юнәлдерелгән мәдәниятның бердәм принципларын  эшләүдә катнашачаклар. АларТатарстанның бөтен медицина оешмаларына кертеләчәк.

«Кама балалар медицина үзәгенең табиб-реаниматолог озатуында Казанга 2-яшьлек бала җибәрелде», – дип Яр Чаллы Сәламәтлек саклау идарәсенең ресурслар белән оештыру-икътисадый идарә итү бүлегенең башлыгы Резеда Мавзютова сөйләде.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында сораштыру старт алды. Сораштыру 15 кыен булмаган сораудан тора. Аларга җавапны http://minzdrav.tatarstan.ru/rus/nok_anketa.htm ссылка буенча бирергә була.

Яңа җиһазлар, хәзерге заман технологияләре, инновацион караш патоморфологик тикшеренүләрнең сыйфатын яхшыртырга һәм гистологик тикшеренүләрен үтәү тизлеген арттырырга рөхсәт итәләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International