7 поликлиникада «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы буенча ремонт эшләре башланды. Ремонтка шулай ук ике табиблык амбулаториясендә һәм 34 фельдшер-акушерлык пунктында керештеләр.
Исегезгә төшерәбез, быел республиканың беренчел звеносындагы 105 медицина учреждениесендә яңартулар көтелә.
Узган ел әлеге программа буенча 117 бина яңартылган.
Модернизация программасының бурычы-беренчел медицина ярдәменең сыйфатын һәм мөмкинлеген яхшырту. РФ Президенты Владимир Путин программаны илдә 2030 елга кадәр озайту турында карар кабул итте.