Зәйдә зур предприятиеләр коллективлары эш урынында ук диспансерлаштыру уза ала. Шушы көннәрдә Зәй РҮХ медицина хезмәткәрләре шикәр заводы хезмәткәрләренә медицина тикшерүе үткәрде.
Сәнәгать диспансеризациясе үз сәламәтлеген эш урыныннан китмичә тикшерергә мөмкинлек бирә. Үз хезмәткәрләре өчен мондый ысулны коллективның сәламәтлеге турында кайгыртучы зур предприятиеләр җитәкчеләре сайлый. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 40 яшьтән соң, иртә стадиядә күренми торган төрле җитди авырулар үсешен булдырмас өчен, ел саен тикшеренергә киңәш ителә.