Лениногорскида яңа туган балаларга йөрәк электрокардиограммасы үткәрелә

2024 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

1 апрельдән Лениногорск бала тудыру йортында барлык яңа туган балаларга бала туганнан соң 3 тәүлеккә йөрәк электрокардиограммасы (ЭКГ) үткәрелә.

Яңа туган балаларга ЭКГ кирәк, чөнки бала тугач, ана карынындагы кан әйләнеше системасы гадәти (өлкәннәр) кан әйләнешенә үзгәрә. Балада йөрәк системасы эше ягыннан төрле патологик симптомнар барлыкка килергә мөмкин.

- ЭКГ нәтиҗәләре буенча балалар 3 төркемгә бүленә. Беренчесе ЭКГның яшь нормасы чикләрендә. Икенче бала тудыру йортыннан планлы рәвештә чыкканнан соң балалар кардиологы консультациясе таләп ителә. Һәм өченче төркем, ЭКГ тормыш өчен куркыныч ритм бозулар күрсәтә. Мондый балаларны без шунда ук Казанга Республика балалар клиник хастаханәсенә озатырга тиешбез, - дип сөйли бала тудыру йорты мөдире Регина Темралиева.

1 апрельдән 19 бала ЭКГ узды, йөрәк ритмы бозылу куркынычы ачыкланмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International