Медицинада ясалма интеллект

2024 елның 19 апреле, җомга

Президент карары нигезендә гамәлгә ашырыла торган «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты ярдәмендә илебез төбәкләрендәге хастаханәләрдә һәм поликлиникаларда сәламәтлек саклауны цифрлаштыру дәвам итә. Шулай итеп, сәламәтлек торышы һәм күрсәтелгән медицина хезмәтләре турында мәгълүматны берләштерүче цифрлы медицина профилен кертүгә аерым игътибар бирелә. Моннан тыш, өстенлекле юнәлешләр булып барлык мәгълүматларны үз эченә алган электрон медицина картасын формалаштыру кала.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2023 елда Россия Федерациясенең 85 субъектында ясалма интеллектлы 106 медицина эшләнмәсе кертелгән. Бүген ЯИ сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәтләрнең сыйфатын яхшырту өчен шартлар тудыруга ярдәм итә. Акыллы технологияләр авыру билгеләрен иртә ачыкларга, профилактик тикшерүләр үткәрергә, даруларның оптималь дозаларын сайларга һәм хәтта хирургик чараларның төгәллеген арттырырга мөмкинлек бирә. Ясалма интеллект табиб ярдәмчесе генә түгел, ә кешеләрнең тормыш сыйфатын үзгәртүче технология дә.

ВИДЕОРОЛИК

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International