Буа районы ФАПлары илкүләм проект буенча ремонтлана

2024 елның 24 апреле, чәршәмбе

Буа районының Югары Наратбаш авылында фельдшер-акушерлык пункты бинасына ремонт ясалган. Эшләр «Сәламәтлек саклау» милли проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы кысаларында башкарылган.

Түбәләр, идәннәр, ишекләр, тәрәзәләр, сантехника алыштырылган, стеналар буялган. Медпункт кабинетлары уңайлырак, чистарак, яктырак булган.

Быел Буа үзәк район хастаханәсенең 9 ФАПында ремонт ясалачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International