Яңавыл авылында Балык Бистәсе үзәк район хастаханәсенең яңа ФАПы ачылды

2024 елның 8 мае, чәршәмбе

Балык Бистәсе муниципаль районының Яңавыл авылында фельдшер-акушерлык пунктын ачу тантанасы булды. Яңа бина «Кулон» ябык акционерлык җәмгыяте ярдәме белән төзелгән. Табиблар төзүчеләр командасына мондый мөһим социаль әһәмиятле проектны тормышка ашырганнары өчен рәхмәт белдерәләр.

Ачылышта Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы Ислямов Р.Р., Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының капиталь ремонт барышына техник контроль бүлеге башлыгы Нәбиуллин А.Д., «Балык Бистәсе РҮХ» ДАССУ баш табибы Әхмәдиев И.М., оешманың генераль директоры Мифтахов Р.В., фельдшер Закирова Н.Р., акушерка Төхвәтуллина Г.К. һәм авыл халкыкатнашты.

Яңа бинада фельдшер кабинеты, процедура кабинеты, көтеп тору бүлмәсе, дарулар саклау өчен бүлмә, санузел һәм санитар бүлмә бар. ФАП заманча медицина җиһазлары белән җиһазландырылган.

Хезмәт күрсәтү зонасына 323 кешедән торган өч торак пункт керәчәк. ФАПта фельдшердан тыш акушерка да эшләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International