Сәламәтлек саклау министрлыгы аэропортта булган һәлакәт турында түбәндәге мәгълүматны хәбәр итә:

2013 елның 18 ноябре, дүшәмбе

Сәламәтлек саклау министрлыгы аэропортта булган һәлакәт турында түбәндәге мәгълүматны хәбәр итә:

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, ГХМ, ЭЭМ психологлары белән оештырылган психологик ярдәм бөтен һәлак булган кешеләрнең туганнарына күрсәтелде. Казан аэропортындагы авиация һәлакәте урынына килгән һәлак булган кешеләрнең 35 туганыннан 16 кеше нигездә гипертоник криз һәм стресска көчле җавап белән медицина ярдәмен сорап мөрәҗәгать итте. Мохтаҗ булган һәрбер кешегә урында психологик ярдәм күрсәтелде.

Искә төшерәбез, элегрәк авиация һәлакәте урынында, резервта саклауны исәпләп, бөтенесе 40 ашыгыч ярдәм күрсәтә торган бригада, шул исәптән Һәлакәтләр медицинасы үзәгенең 3 бригадасы эшкә кертелгән иде; РКХ һәм 7нче номерлы ШКХ нигезендә ашыгыч медицина үзәге әзерлек халәтенә китерелде. Авиаһәлакәт урынында Казан аэропортының 2нче номерлы терминалында (2нче катта) һәлак булган кешеләрнең туганнары белән эш оештырылды. Һәлак булган кешеләрнең туганнары белән ТР ССМ, ГХМ һәм ЭЭМ психологик бригадалары эшләде.

Тану буенча эш һәм генетик тикшерү процедурасы Республика суд-медицина экспертизасы бюросы нигезендә, Себер тракты ур., 31а. адресы буенча оештырылачак.

Тиешле хезмәтләрнең: ФМХ, Граждан хәле актларын язу идарәсенең һәм Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының – туганнар белән эше РКОД Төш медицина үзәге нигезендә (холлда, 1нче катта), Себер тракты ур., 29, адресы буенча оештырылачак.

«Мәскәү – Казан» рейсында һәлак булган кешеләр гәүдәләрен бирү вакыты һәм урыны турында мәгълүмат 2013 елның 18 ноябрендә 12 сәгатьтән соң тәкъдим ителәчәк.

Кайнар линия телефоннары: (843) 273-05-64, 273-91-45

РФ Сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова йөкләмәсе буенча Казанга В.П. Сербский исемендәге Суд һәм социаль психиатриясе Дәүләт фәнни институтының Сәламәтлек саклау министрлыгының баш психиатры, директор вазыйфасын башкаручы – К.Е. Кикелидзе җитәкчелегендә психология ярдәмен күрсәтүне оештыру өчен 4 әйдәүче белгеч һәм суд медицина экспертизасын уздыру өчен Россия суд медицина үзәгенең 3 эксперты килде. Хөкүмәт комиссиясе составында «Яклау» Бөтенроссия һәлакәтләр медицинасы үзәге җитәкчесе С.Ф. Гончаров килде.

Гадәттән тыш шартларның медик-санитар нәтиҗәләрен бетерү буенча комиссияның башында РФ сәламәтлек саклау министры урынбасары А.З. Фәррахов тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International