26 октябрьдә Яр Чаллыда сөт бизенең яман шешен дәвалауның яңа технологияләренә багышланган «Пациентлар мәктәбе» булачак

2015 елның 20 октябре, сишәмбе
26 октябрьдә 13.00 сәг. Яр Чаллы шәһәрендә сөт бизенең яман шешен дәвалауның яңа технологияләренә багышланган «Пациентлар мәктәбе» булачак. Түләүсез мәгълүматый-мәгърифәтчелек чарасы Халыкара сөт бизенең яман шешенә каршы көрәш аена туры китерелде һәм «Яман шешкә каршы хәрәкәт» регионара җәмәгатьчелек хәрәкәте һәм «Яман шешне җиңеп була» дигән җәмәгать оешмасы белән оештырылды. Мәктәбнең максаты – пациентларга, аларның туганнарына һәм якын кешеләренә «беренче куллардан» – әйдәүче табиблар-онкологлардан, югары квалификацияле психологлардан һәм юристлардан – авыру турында объектив мәгълүмат бирергә. Дөрес дәвалау алуына кеше ышанычлы булырга һәм ул авыруны җинеп чыгуга омтылуда ялгыз түгеллеген тоярга тиеш.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International