2017 елның 1 гыйнварыннан башлап 8нә кадәр яңа елның бәйрәм көннәрендә Казанның дәвалау-профилактика оешмаларының эше

2016 елның 26 декабре, дүшәмбе

Шәһәр стационарлары календарь буенча атнаның бөтен көннәрендә тәүлек буена сузылган тәртиптә эшлиләр. Хастаханәгә урнаштыру территориаль принципы буенча авыру профиленә карап гамәлгә ашырыла.

Бала табу йортлары календарь буенча атнаның бөтен көннәрендә тәүлек буена сузылган тәртиптә эшлиләр. Йөкле һәм бала табучы хатыннарны хастаханәгә салу территориаль принципы буенча гамәлгә ашырылачак:

- «КМУ» ДАССОның бала табу йорты (Толстой ур.,4) – Вахитов, Совет һәм Идел буе районнарының хатын-кызлар консультацияләрендә диспансер исәбендә торучы йөкле хатыннары;

- «16нче номерлы ШКХ» ДАССОның бала табу йорты (Гагарин ур., 54) – Киров, Мәскәү, Авиатөзелеш һәм Яңа-Савиново районнарының хатын-кызлар консультацияләрендә диспансер исәбендә торучы йөкле хатыннары.

Гинекологик стационарлар календарь буенча атнаның бөтен көннәрендә тәүлек буена сузылган тәртиптә эшлиләр. Ашыгыч гинекология ярдәме шулай ук территориаль принципы буенча күрсәтеләчәк.

Сырхауханәләр 2017 елның 1 гыйнварыннан башлап 8нә кадәр 9.00 башлап 17.00 кадәр түбәндәге график буенча эшлиячәкләр:

- 2017 елның 1, 2, 4, 5, 7, 8  гыйнварында – дежур терапевтик бригадалар;

- 2017 елның 3 һәм 6 гыйнварында – көчәйтелгән  тәртиптә: терапевтик бригадалар, «тар профильле» белгечләр, рентгенология кабинеты, лаборатория, көндәлек тәртиптә эш белән травматология пункты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International