Бүген Казанда Х.Ямашев проспектында ЮТҺ булды. Ике 49нчы һәм 46нчы номерлы шәһәр маршрутлы автобуслары бәрелешү нәтиҗәсендә 7 кеше зыян күрде, шул санда 1 бала. 3 зыян күргән кеше 7нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсенә урнаштырылды, калган зыян күргән кешеләр, шул санда бала, амбулатор дәвалауга җибәрелделәр. ЮТҺ урынына ашыгыч медицина ярдәменең 1 табиб һәм 2 фельдшер бригадасы чыкты.