Узган кич Югары Ослан районында, Казан – Ульяновск трассасында, Рус Маматкозино авылы янында, ЮТҺ булды. Фура һәм җиңел автомобиль бәрелешүләре нәтиҗәсендә ЮТҺ урынында 4 кеше һәлак булды. ЮТҺ урынына Югары Ослан үзәк район хастаханәсенең 1 фельдшер ашыгыч медицина ярдәме бригадасы чыкты.