Бүген Белгород өлкәсенең делегациясе Татарстанның медицина оешмаларына килеп китте. Делегация өлкәнең губернаторы урынбасары, сәламәтлек саклау һәм халыкны социаль яклау департаменты башлыгы Наталия Зубарева башлыгында Казанга эш визиты белән килде.
Кунаклар Республика клиник хастаханәсенең, Балалар республика клиник хастаханәсенең, Регионара клиник-диагностик үзәгенең, Казанның 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсенең һәм Биектау үзәк район хастаханәсенең эшләре белән таныштылар.