Казанда атна эчендә ашыгыч ярдәм хезмәтенә авырулар һәм бәхетсез очраклар буенча мөрәҗәгатьлар саны кимеде

2017 елның 31 июле, дүшәмбе

2017 елның 24 июленнән башлап 30на кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 7330 чакыру керде.  Җәмәгать урыннарына 1431 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 5614– төрле авыруларга, шул санда 201 инсультка һәм 47 инфаркта туры килде.

Бала табуларга ашыгыч медицина табиблары 94 тапкыр чыктылар. Бәхетсезлек очракларына ашыгыч ярдәм 1027 тапкыр, шул санда ЮТҺ урыннарына 41 тапкыр чыкты. Шул ЮТҺдә 50 кеше зыян күрде. 29 кеше дәвалау оешмаларына китерелде. ЮТҺ нәтиҗәсендә 1 кеше вафат булды.

 Янгыннарга узган атнада ашыгыч ярдәм медиклары 24 тапкыр чыктылар.

Узган атна белән чагыштырганда чакырулар саны 481гә кимеде (авырулар һәм бәхетсез очраклары исәбенә).  Шулай ук чакырулар саны ЮТҺ буенча 8 очракка кимеде. Чакырулар саны инсультлар буенча 29га, инфарктлар буенча – 11гә артты., Чакырулар саны бала табулар буенча – 2гә, янгыннар буенча –  6га артты. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 21гә кимеде. 

Исегезгә төшерәбез,  «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103»  (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч  янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр. Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын  тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина  ярдәмен  күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш. Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International