Бүген Әлмәткә ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин килеп китте. Район башлыгы Айрат Хәйруллин, «Татнефть» ПАҖ генераль директоры урынбасары Рөстәм Мухамадеев, Әлмәт районы буенча сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Вера Головина озатып баруларында министр медицина оешмаларына килеп китте. Ул оешмаларда «Татарстан Республикасы сырхауханә оешмаларының капиталь ремонты» республика программасы чикләрендә тулы куәттә ремонт эшләре бара.