Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов масштаблы ремонттан соң ачылган 2нче номерлы балалар шәһәр сырхауханәсенә килеп китте. Сырхауханә Казанның Вахитов һәм Совет районнарында яшәүче 17 яшькә кадәр булган балаларга, шулай ук 28 балалар бакчасы тәрбияләнүчеләренә һәм 20 мәктәп укучыларына медицина ярдәмен күрсәтә.