Алтынчы ел рәттән Кама балалар медицина үзәге табиблары үзләренең элеккеге пациентларын очрашуга чакыралар. Моның сәбәбе – даруларны яки дәвалау процедураларын билгеләү түгел, ә халыкара җитлекми туган балалар көне буларак 17 ноябрьдә билгеләп үтелә торган бәйрәм. Бөтен дөньяда аны «ак таҗ яфракчыклары көне» дип атыйлар, андый балаларның аеруча зәгыйфьлеген һәм якланмаган булуын ассызыклап.