16 мартта Казанда Бөтендөнья йокы көнен билгеләячәкләр

2019 елның 14 марты, пәнҗешәмбе

Ел саен Бөтендөнья йокы көне җәмәгатьчелек игътибарын кешенең сәламәтлеге һәм гомере турыдан-туры бәйле булган торышының әһәмиятенә җәлеп итә. Быел аны 16 мартта билгеләп үтәчәкләр.

Казанда сәламәт йокыга багышланган чаралар кысаларында йокы бозылуның сәбәпләре белән бәйле төрле мәсьәләләр каралачак: медицина, белем бирү, йокы бозылуның социаль аспектлары, шул исәптән руль артында йоклауга бәйле юл-транспорт һәлакәтләре проблемасы да.

Бөтендөнья йокы көненә чаралар:

16 мартта – «Сәламәт йокы: ни өчен ул сәламәтлек өчен бик мөһим һәм нәрсә йокларга комачаулый?» лекциясе, Трошина Ю. В. (11:00 – « МЕГА»  СҮ, 14: 00 – «Тандем» сәүдә үзәге, 17:00 – «Кольцо» СҮ).

18-22 март көннәрендә Казанның уку йортларында сәламәт йокыга багышланган 80гә якын лекция узачак.

22 мартта – «Барлык кешеләр моны «эшли», әмма ни өчен начар килеп чыга?... » лекциясе, Якупов Э. З. (18: 00 – «Смена " ҮСК, Бурхан Шаһиди ур., 7).

22 мартта «Минем йокым» балалар рәсемнәре конкурсының йомгакларын ясау, кыйммәтле призлар уйнату (20:00 – «Смена» ҮСК, Борһан Шаһиди ур., 7).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International